25 нче октябрь көнне Мичән авыл җирлеге депутаты Гараев Айзат Әхмәтгали улы Мичән төп мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул 7-9 сыйныф, һәм 1-6 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча халык программасының "Үсеш икътисады" темасына дәрес үткәрде.
Рәсем булеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы "Татар бизәге" исеме астында татар бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучыларга эшләнмәне әзерләү технологиясе һәм аны турыдан-туры бизәкләү күрсәтелде. Балалар бик теләп бизәнү әйберләрен үз зәвыгы белән башкардылар һәм мастер-класс тәмамланганнан соң эпоксид сумала тутырдылар. Милли татар бизәнгечләре кием-салымның алыштыргысыз бизәге булды. Барлык укучыларга да яңа технологияләр үзләштерүдә уңышлар телибез.
Мишә авыл җирлеге депутаты Сафин Әхмәд Лесхоз урта мәктәбендә халык программасының "Үсеш икътисады" юнәлеше кысаларында 9-11 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы темасына дәрес үткәрде.
Мәктәп урманчылыкларының төбәкара слетында катнашучыларны бүләкләү
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Кызыл Мишә урта мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннан соң квест узып, тылсымлы кыңгырау табып, "кыңгырау"музеена эләктеләр. Пешкән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
Ел саен 20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм аш - су осталары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - пешекчеләр көнен билгеләп үтәләр. Вакытын һәм көчен кызганмыйча, плитә янында вакыт үткәрүчеләргә рәхмәт белдерергә кирәк. Халыкара пешекчеләр көненең һөнәри бәйрәмендә урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урман сәнәгате хуҗалыгы пешекчеләрен котладылар. Алар өчен Без шигырь теләкләрен укыдык, күңелгә хуш килгән җырлар җырладык. Гади ризыклардан иң тәмле, иң матур ризыклар әзерли белүче барлык пешекчеләргә баш иябез. Лесхоз мәдәният йорты коллективы ашханә хезмәткәрләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлый! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә дә авыр, әмма игелекле хезмәтегездә уңышлар телибез!
25 нче октябрь көнне Ике басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасында “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән темага ачык чара үтте. Чараның максаты балаларның юл йөрү билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Чарада ЮХИДИ хезмәткәре Ягаффарова Гүзәл Назыйф кызы катнашты. Балалар төрле уеннар барышында үзләренең белемнәрен сынап карадылар, юл билгеләренә карата шигырләр сөйләделәр. Соңыннан Гүзәл Назыйф кызы балаларга үзенең теләкләрен җиткерде, имин юллар теләп бүләкләр өләште.
Лесхоз мәдәният йортында "Оста куллар" түгәрәгендә поролон губка ярдәмендә традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мавыктыргыч дәрес узды. Бу Техника бик гади. Кирәкле формада һәм үлчәмдә болыт алабыз, буяуга манабыз һәм кәгазьдә эзләр калдырабыз. Киң сылаулар ярдәмендә бик тиз искиткеч картиналар килеп чыга. Рәсем ясау-бик шәп шөгыль! Ул хыялны үстерә, психоэмоциональ халәткә уңай йогынты ясый. Мондый шөгыль креативлыкны һәм сәнгатькә мәхәббәтне үстерә.
Хәзерге вакытта җинаятьләрнең яңа төре барлыкка килде: үзләрен махсус хезмәтләр яки башка ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштырып, җинаятьчеләр гражданнарны финанс файда вәгъдәләрен яки шантаж методын кулланып, террорчылык һәм диверсия гамәлләре башкарырга этәрәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җинаятьләрне башкарганда җинаятьчеләр заманча технологияләр куллана, шуңа күрә бүген уяулыкны сакларга, шулай ук киберкуркынычсызлык һәм медиаграмотлык күнекмәләрен үстерергә кирәк. Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары алдында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"дигән темага чыгыш ясады.