ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Читайка» клубы әгъзалары- «Үсеш» Шәмәрдән лицееның 3б сыйныфы укучылары өчен «Кечкенә балалар – зур хокуклар» квест - уены үткәрде. «Расшифруй «У меня есть право на …»,  «Я имею право…», «Мои права», «Криптограмма», «Правонарушения», «Заморочки», «Ребусы» тукталышларында укучылар Декларациянең төп нигезләмәләре белән таныштылар һәм квестта катнашып, үз белемнәрен ныгыттылар. Аннары китапханәчеләр тематик китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген «Саба урта мәктәбе»ндә «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгенең зона ярышлары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

30 октябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 2, 5 сыйныф укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар “Китап ребусы”, “Әкиятне таны”, “Китап битләреннән”, “Уйла” һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәрен, китап укыганнарын расладылар.  Чара “Муенса”, “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Китапханәдә көзге каникуллар дәвам итә. 30 октябрь көнне Саба балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 3 “В”, «Г» сыйныф укучылары өчен “Уйлап тап”дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында “брелок ясау” мастер-классында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2024 елның 30 октябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары өчен А. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк район китапханәсенә "Укыганда дөньяны танып беләбез!" исеме астында экскурсия узды. Китапханә директоры Билалова Л.Р. укучыларны бина бусагасыннан каршы алды һәм китапханә тарихы турында киң әңгәмә үткәрде. Балалар кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Аудиторияләрдә, уку залында, конференц залда булдылар. Балалар бүлегендә Халикова А.Р. укучыларга уен-тестлар, логик фикерләүгә биремнәр үткәрде, бу балаларда кызыксыну уятты. Алар төрле сораштыруларда актив катнаштылар. Очрашу-экскурсия балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы булды, укучыларга китап белән якыннан аралашу кирәклеген, аның һәр кешенең дөньяга карашына уңай йогынты ясавын күрсәтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Рөстәм Зариповның «Өзелә күңел, тамчы гөл!» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичә оештыручыларның сәламләү сүзе һәм авторның кыскача биографиясе белән башланып китте. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

«Татавтодор» җәмгыятенең Саба филиалы Олы Шыңар авылы Кооператив урамының  үзәк өлешендә юл кырыйларын  ремонтлау  эшләре башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29 октябрьдә Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексы базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының республика форумы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

30 нчы октябрь көнне фортепиано укытучылары Зәйнетдинова З.З.һәм Хафизова Ч.Ф. укучылары белән берлектә СССР ның Халык артисты, күп кенә дәүләт премияләре иясе, театр артисты һәм чыгышы белән Миңгәр авылыннан булган күренекле шәхес, Шәүкәт Биктимеровның музеенда булдылар. Күптән түгел, 28 нче октябрьда артисның 96 еллыгын билгеләп үттеләр. Музей 2 залдан тора: Беренче залда узенең туып үскән йортының макеты булса, ә икенчесендә сәхнә тормышын чагылдырган күргәзмәләр һәм сәхнә костюмнары. Укучылар Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сәфәр балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 30 октябрь көне Россия Хәрби-Диңгез Флотына нигез салу көне дип санала. РФ Хәрби-Диңгез Флоты башкомандующиеның боерыгы нигезендә, бу дата, 1996 елдан башлап, һөнәри бәйрәм — Диңгезче-су өстендә йөрүче көне буларак билгеләп үтелә.

 Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә презентация карау оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International