ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Иштуган урта мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музеенда булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

30 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 6 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында, оранжереядә, аннары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, солонкаларны бизәү буенча мастер класс, кыска метражлы фильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә искиткеч бәйрәм-Әтиләр көне билгеләп үтелә, бу тагын бер бәйрәм генә түгел, ә әтиләребез өчен үзенчәлекле нәрсә эшләү, сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге. Әти-ул сүз генә түгел ,аңарда шулкадәр сизгер һәм назлы хисләр ята. 20 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре “Әтиләр-молодцы!”дигән күңел ачу чарасы уздырдылар. Чара башында бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр һәм әтиләрне бәйрәм белән котладылар. Аннары конкурс программасы үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бик күп мавыктыргыч уеннар һәм күңел ачулар әзерләгәннәр, аларда әтиләр бик теләп катнаштылар. Бәйрәм катнашучылар өчен бик кызыклы, күңелле һәм дәртле булды. Барысы да күтәренке кәеф алды. Матур конкурслар, мавыктыргыч викторина, шаяртулар, күңелле музыка көзнең караңгы көнен якты буяулар белән бизәде.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

19 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Без бер агач тармаклары» дигән ТР фин-угор халыклары фестивале узды. Фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларын ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.Бәйрәм программасы кунакларны «Энергетик» мәдәният сараенда ТР фин-угор халыкларының халык һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышудан башланды һәм Татарстан һәм Россия төбәкләренең иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте.Иштуган мәдәният йортының “Тюрагай”удмурт фольклор коллективы Лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.

30 октябрь көнне  “Яшьлек” яшьләр үзәгендә  Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучылары өчен  экускурсия оештырылды. 

Хәзерге вакытта Кибермошенниклык һәм социаль инженерия Татарстан Республикасында бик кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора. Финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов контролендә.


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бәйрәм белән! Тренерлар көне белән!

29 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район Шәҗәрә фестивале узды. Фестивальдә Тимершык, Симет һәм Мишә авыл җирлекләре гаиләләре катнашты.  Сәхнә чыгышларыннан тыш, иҗади күргәзмә дә оештырылды. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе өлкән инспекторы Насыйбуллин Илнур Дамир улы белән очрашу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International