Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе өлкән инспекторы Насыйбуллин Илнур Дамир улы белән очрашу.

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе өлкән инспекторы Насыйбуллин Илнур Дамир улы белән очрашу.

Бу көннәрдә Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” лагерында “Яшьлек” профильле сменасының көзге лагеры үтә.

 Илнур Насыйбуллин белән очрашу барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.

Инспектор җәяүлеләргә  юл  билгеләрен белергә кирәклеге турында сөйләде, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең ни өчен мөһим булуын аңлатты. 

Очрашу ахырында Дәүләт автоинспекция  хезмәткәрләре , балаларга истәлекле бүләкләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International