«Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район шәҗәрә фестивале

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

29 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район Шәҗәрә фестивале узды. Фестивальдә Тимершык, Симет һәм Мишә авыл җирлекләре гаиләләре катнашты. Балалар, әти-әниләре, әби-бабайлар,  гаиләләре белән сәхнәдә бергәләп үзләренең оригиналь һәм  күңелгә үтеп керә торган номерлары белән чыгыш ясадылар. Биюләр дә, җырлар да, театральләштерелгән тамашалар да булды, балалар коллективлары чыгыш ясады. Яшь буынны да  өлкәннәр арасында күрү аеруча күңелле булды. Сәхнә чыгышларыннан тыш, иҗади күргәзмә дә оештырылды. Анда йоннан кулдан эшләнгән әйберләр, картиналар,  чигүләр, традицион кулинария эшләнмәләре тәкъдим ителде, ә күргәзмәнең төп экспонаты, әлбәттә инде, гаиләләрнең шәҗәрә агачы булды. Бәйрәм дәвамында мәдәният йортлары солистлары, дуэтлар, "Наза" балалар фольклор коллективы кунакларны һәм тамашачыларны концерт номерлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International