ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

2024 елның 30 октябре 18.00 сәгатьтән 31 октябрь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

   31 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:

    • төнлә һәм көндез 16-21 м/с тизлектәге көчле көньяк җиле;

    • юлларның аерым участокларында төнлә һәм көндез бозлавык барлыкка килү;

    • төнлә томан көтелә;

    • көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем була, күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая, кыска вакытка 1000 м дан да кимрәк.

30 октябрьдә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында сәнгать бүлеге укытучысы Сафина Р.К. "Скетчинг" темасына мастер-класс үткәрде.

   Скетчинг - ул әйләнә-тирәдәге әйберләрне, предметларны һәм сюжетларны аңлаешлы, тәэсирле формада тиз ясау күнекмәсе. Скетчинг үз уйларын, идеяләрен һәм күзәтүләрен теркәргә, хис-кичерешләрен тапшырырга мөмкинлек бирә.

  Мастер-класста иҗат белән мавыккан балалар һәм рәсем ясауда бөтенләй тәҗрибәсез яшүсмерләр катнашты. Дәрес барышында катнашучылар яңа юнәлешне өйрәнделәр. Тесле карандашлар, пастель, акварель һәм линерлар кулланып эшләделэр.

Табигый формалар төзүне, композиция нигезләрен һәм перспективаларны өйрәнделэр, кабул итүгә рәсем ясадылар.

  Мастер - класс катнашучыларның иҗади потенциалын ачты, илһам һәм яңа уңай хис-кичерешләр бүләк итте!

Тэги: Мәдәният бүлеге

2024 елның 29 октябрендә Олы Кибәче урта мәктәбе базасында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Оста куллар күңелсезлекне белми» дигән мастер-класс үткәрелде. Бу көнне балалар сәнгать дөньясы белән таныштылар. Мөгаен, һәр олы кеше балачакта үз куллары белән нәрсәдер булдырырга,иҗат итәргә хыяллангандыр. Бүген бу хыял чынга ашты. Балалар рәхәтләнеп алкалар, беләзекләр, шәмнәр ясадылар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре балалар өчен «Һөнәрләр фестивале»дигән мавыктыргыч квест үткәрделәр. Китапханәчеләр уен аша, беренчедән, балаларның һөнәрләр дөньясының төрлелеге турында белемнәрен киңәйтергә, икенчедән, һөнәр сайлауда кызыксыну һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә, өченчедән, һәр һөнәрнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңларга ярдәм итәргә тырыштылар. Китапханәчеләр бик күп биремнәр әзерләгәннәр иде, балаларга һөнәрләр турында табышмакларны чишәргә, төрле биремнәрне үтәргә, пазллар төзергә кирәк иде. Чара барышында балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын бик яхшы күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән  үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

  Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында мультфильм карау үткәрелде. Балалар бик теләп мультфильм карадылар, аралаштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы

Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча эшне тирәнтен анализлау нигезендә җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү практикасы дәвам итә.

Шәмәрдән авылында гражданнарның үз-үзләрен җайга салу чаралары хисабына ял итү урынын төзекләндерү эшләре алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International