ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2025 ел
шимбә

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә  электр чыбыклары сузу өчен багана утыртылды, йорт эченә электр чыбыклары сузылды, штукатур эшләре бара. Торак йортның верандасы эшләнә башланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

5 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Ватан өчен көрәшүчеләрнең, шул исәптән хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын истә тотып,  якташыбыз, 23 майда тууына 90 ел булучы  күренекле совет татар композиторы, ТАССРның (1977) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), РСФСРның Михаил Иванович Глинка исемендәге дәүләт бүләге (1975), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе РФ һәм ТР халык артисты Фасил Әхмәт улы Әхмәтовның иҗытын саклау, Татарстан Республикасы һәм Идел буе җирле халыкларының сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне буыннан-буынга тапшыру максатыннан оештырылган “Талантлы балачак 2025” V район балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль - конкурсы узды. Конкурска 85 заявка кабул ителде. ("Инструменталь башкару” - 35; "Вокаль башкару” - 50). Анда районыбызның 130дан артык укучысы катнашты. Конурс нәтиҗәләре 2025 елның 21 апрелендә игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр 2025 елның 1 июнендә Гаилә паркында Гала-концертта чыгыш ясаячак. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез, алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


4
апрель, 2025 ел
җомга

    Бүген «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды, әлеге чара районның гомум белем бирү учреждениеләрендә белем алучы урта һәм өлкән яшьтәге укучылар арасында үткәрелде.

ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятененең тракторларына һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Нигъмәтҗанова Ә.Ә. беренче сыйныф укучылары белән балалар язучылары һәм китаплары турында әңгәмә үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

2025 елның 4 апреле 18.00 сәгатьтән 5 апрель 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

4 апрель кичендә, төнлә һәм 5 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда - 15 м/с кадәр).

2025 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча бердәм федераль платформада бөтенроссия онлайн-тавыш бирү узачак.

Иске Икшермә авыл җирлеге хатын кызлар волейбол командасы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыклар кичергән кешегә шалтыратып рус яки татар телендә ярдәм күрсәтү, аңларга һәм кабул ителергә, катлаулы вәзгыятьне тынычрак хәлдә, психологлар күзлегеннән чыгып аңларга мөмкинлек бирә. Ышаныч телефоны һәр кеше өчен ачык. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел. Теләсә кайсы кеше кабул ителергә, тыңланырга һәм ярдәм алырга хокуклы. Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар һәм укытучылар өчен әлеге тема буенча мәгълүмат сәгате оештырылды, тагын бер кат әлеге телефон турында мәгълүматлар яңартылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International