ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрь ахырында ел саен Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр барысы өчен дә изге кеше. Шушы матур бәйрәм уңаеннан Олы Кибәче урта мәктәбендә "Әнием - мама" дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Балалар әниләр алдында матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук фотозона оештырылды. Барлык балалар әниләре белән истәлеккә фотога төштеләр. Педагогик класс укучылары Әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бүген, 2025 елның 20 ноябрендә, Шәмәрдәннең «Рост» лицеенда өлкән сыйныф укучылары өчен мөһим очрашу узды. Чараны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы һәм Саба районының Яшь Гвардия җитәкчесе Вәлиев Альберт Кави улы оештырды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

«Чиста буын-2025» идарәара комплекслы оператив-профилактика чарасы кысаларында Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә укучыларда хокукый аң үстерүгә, законнарны үтәү культурасын формалаштыруга, наркотик матдәләрнең законсыз кулланылышына тискәре мөнәсәбәт булдыруга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре «22:00 – а ты уже дома?» дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар үз хокукларын беләләрме, дәүләт тарафыннан билгеләнгән нормалар һәм кагыйдәләрнең чиксез диңгезендә ориентлаша беләләрме икәнен китапханәчеләр әңгәмә барышында ачыкларга тырыштылар. Чара барышында балалар берничә тур – "“Кроссворд”, “Ребусы”, “Составь слова”, конкурс капитанов “Продолжи пословицу” уздылар. Әңгәмәдә катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, шулай ук танылган әкиятләр буенча тикшерү уздырдылар һәм кайсы Әкияттә баланың хокуклары бозылганын белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.

Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан кабат  Шәмәрдәннең “Салават күпере” балалар бакчаласында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.

Мәдәният хезмәткәрләре кушылган гомуми белем бирү уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары педагогларының активлыгы нәтиҗәсендә Татарстан топ-5 арасында тора. 

Калган 3 көндә республикабызга ярдәм итәргә һәм порталда теркәлергә сорыйбыз https://www.яроссияле.рус/

Акциядә катнашу бушлай.


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Психологик атна  уңаеннан,  Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында 19 ноябрь көнне психологик сәгать узды. Балалар төрле ситуацияле  биремнәр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. Һәр бала - үзенчәлекле, характерлары да төрлечә. Безнең бурычыбыз - һәр балага индивидуаль якын килеп, төркемдә уңай психологик халәт булдыру.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 ноябрь – Балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан, Югары Симет мәктәбе укучыларына авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы чыгыш ясады. Ул укучыларга бала хокуклары турындагы Конвенция, аларның хокуклары турында сөйләде, туган сорауларга җавап бирде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген кабат "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты,  программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә  Шәмәрдәннең “Салават күпере”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының  тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга  нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International