20 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре «22:00 – а ты уже дома?» дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар үз хокукларын беләләрме, дәүләт тарафыннан билгеләнгән нормалар һәм кагыйдәләрнең чиксез диңгезендә ориентлаша беләләрме икәнен китапханәчеләр әңгәмә барышында ачыкларга тырыштылар. Чара барышында балалар берничә тур – "“Кроссворд”, “Ребусы”, “Составь слова”, конкурс капитанов “Продолжи пословицу” уздылар. Әңгәмәдә катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, шулай ук танылган әкиятләр буенча тикшерү уздырдылар һәм кайсы Әкияттә баланың хокуклары бозылганын белделәр.