2022 елның 9-10 апрель көннәрендә «Сабантуй» спорткомплексында конкур буенча ярышлар узды.
9нчы апрель көнне Саба гимназиясендә “Тоталь диктант” мәдәни-агарту акциясе үтте.
2022 елның 8 апрелендә Байлар Сабасының «Шатлык» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте.
Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыклары чәчүгә керешкәннәр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
11нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Укучыларның җәйге ялын оештыру" дигән темага тәрбия эше буенча директор урынбасарларының утырышы булды. Утырышта җәйге ял һәм хезмәтне нәтиҗәле итеп оештыру, тиешле санитар таләпләрне, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, туклану, авыр тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эзлекле эш алып бару, 14 яше тулган укучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары утырышта катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Бөтендөнья сәламәтлек көне-ул үз иминлеге, сәламәт тән һәм нык рух турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы, бу турыдан-туры сәламәт милләт үсешенә йогынты ясый торган көн.
РФ Хөкүмәте тарафыннан тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларның оператив планы нигезендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган программалары буенча берничә карар кабул ителде.
8 апрель көнне Казан шәһәрендә 15 яшькә кадәрге балалар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге булып узды
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыяте Рамазан аенда изге гамәлләр кылуны дәвам итә. Бүген шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда булган ветераннарга, азык-төлек салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде.Җыелмага һәр көнне кирәк булган ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар керә. Әлеге изге эш "Игенче" ҖЧҖдә елда уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга , 280 күчтәнәч -пакетны өләшеп чыкты.
10 нчы апрель көнне САБА-АРЕНА спорт мәктәбе базасында Бөтендөнья өстәл теннисы көненә багышланган өстәл теннисы буенча Турнир узды.