ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда  инвалидлык буенча 1500 артык пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнде

Тимершык командасы 2022 нче ел сезонында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында  волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

8 апрель көнне Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе  "Тарихта без эзлебез - Эхо веков в истории семьи"  Республика Шәҗәрә фестивалегең Саба районында узган зона этабында катнаштылар .Конкурста катнашучы 6 район вәкилләре арасында  1 урынны яулап  конкурсның республика этабына үттеләр. Сәхнәдә конкурсантлар үз гаиләләренең тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ахунҗановлар нәселе тарихында илнең чор вакыйгалары — 1917 елгы революция, репрессия, Бөек Ватан сугышы чагылдырылды... Ахунҗан бабай кибет тота, ат белән йөреп товар ташый. Аның иң саваплы гамәле: ул кешеләргә әҗәткә бирүдән курыкмый. Менә шулай ул авылдашларын ачлыктан коткарып кала...
    Нәселдән милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, атказанган артистлар, атказанган урманчылар, шулай ук укытучылар, журналистлар, төрле тармак җитәкчеләре чыккан. Алар үзләренең итекчеләре, шәлчеләре, кул эше осталары белән дә горурланалар. Биючеләр, җырчылар, музыкантлар, гармунчылар чыгышын бөтен зал хуплады.
Район мәдәният йортының кече залында зур күргәзмә эшләде: командалар жюри хөкеменә өчпочмак, бавырсак, чәк-чәк һәм башка кулинар иҗат җимешләрен, һөнәрчелек, кул эшләре буенча эшләнмәләр, нәселдән-нәселгә, кулдан-кулга күчкән  борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Монда да Ахунҗанныкылар сынатмады, гаиләнең төп ризыгы - зур Казанда ишле гаилә өчен әзерләнгән бәрән итеннән шулпа куйдылар. Авыл каймагы, катык, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тутырма, ит бәлеше,  тутырылган тавык, каз, үрдәк; чәй ризыкларыннан - әлбә, кесәл,  талкыш кәләвә һ.б. табынның күрке иде. Алда - Республика ярышы, сезгә зур уңышлар теләп калабыз!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

12 апрельдә Россиядә 1962 елның 9 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Советлар Союзы гражданы Юрий Гагарин тарафыннан "Восток" космик корабында космоска очу хөрмәтенә СССР Югары Советы Президиумының 1961 елның 12 апрелендә билгеләнгән Указы нигезендә Космонавтика көне билгеләп үтелә.

2022 нче елның 12нче апрелендә Югары Утар психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йорты тәрбиячесе Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы балалар белән “Белмәмеш белән Айга сәяхәт”дип исемләнгән уен- сәяхәт уздырды.

Тэги: социаль яклау бүлеге

Иске Икшермә авыл җирлеге узешчәннәре 10 апрель көнне Мичәнбаш авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу проекты белән чыгыш ясадылар.Чара бер сулышта узды,тамашачыларга бик ошады.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Хатын-кызлар арасында узган волейбол ярышлары тәмамлануга, ир – егетләр командалары арасында уеннар старт алды. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә волейбол буенча район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Волейбол – күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Әлегә уеннар көндәшлек һәм эмоциональ фонда уза. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга  җиңү һәм уңышлар телибез.

    2022 елның 29 март көнендә район хакимия­те­нең актлар залында Саба муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Көч структуралары, саклана торган объектлар җитәкчеләре катнашында эшлекле сөйләшүне район башлыгы Раис Минниханов алып барды.

Шәмәрдән авыл җирлегендә Ф. Кәрим урамы буенча 7,9-нчы номерлы йортларны капиталь ремонтлау бара. Эшләрне җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге «Тоталь диктант - 2022» Халыкара белем бирү акциясендә катнашты.  Акциянең максаты –рус телендә хатасыз язарга өйрәтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Диктант Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә узды. Бу акциядә 25 кеше катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International