ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында , 24 апрель көнне балалар тәрбияче Дәүләтгәрәева Г.З. белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарту буенча өмә үткәрделәр.

Балалар чүп-чар һәм коры яфракларны җыештырдылар, бөтен асфальт зонасын себерделәр.

Сугыш еллары әкренләп онытыла бара, һәм бу вакыйгалар турында хәтерләүчеләр калмый диярлек, ә һәйкәл үсеп килүче буын өчен хәтер булып калачак һәм булачак.

Обелиск-ул изге урын! Монда чәчәкләр алып килегез, исемнәре истәлекле такталарда язылган кешеләргә рәхмәт белдерегез!

Тэги: осз

24
апрель, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Саба районы халкы һәм кунаклары!


23
апрель, 2022 ел
шимбә

«Академик акварель» темасына мастер – класс.  

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «NEXT. ПОКОЛЕНИЕ 2022» Халыкара конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген, 23 апрель көнне, Байлар Сабасының үзәк мәйданында Яшь Гвардия активистлары "Георгий тасмасы" акциясе үткәрделәр. Ел саен алар Җиңү көне алдыннан патриотик акция үткәрәләр. Төп бурычларының берсе-сабалыларга сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның Бөек Батырлыгы турында искә төшерү, тылда хезмәт куйган һәм үз гомерләрен корбан иткән Ватаныбызны саклаган кешеләрне искә алу.

         Моннан тыш, Яшь Гвардия активистлары Сабада яшәүчеләргә һәм кунакларга бәйрәм атрибутын ничек дөрес итеп кияргә кирәклеге турында искә төшерделәр. Кара кызгылт сары тасмалар белән бергә яшьгвардиячеләр гражданнарга бу символ турында кыскача мәгълүмат белән листовкалар тараттылар.

         "Кешеләргә Георгий тасмасын күкрәкләрдә, йөрәк янында кияргә кабул ителүен искәртү бик мөһим, — дип аңлата активистлар. - Кызганычка каршы, бүген без аны үтеп баручы сумкаларда, автомобиль антенналарында күрә алабыз. Күпләр тасманы беләзеккә бәйли, символны баш киемнәренә урнаштыра, чалбарга беркетә. Шуңа күрә без сабалыларга бу кагыйдәләр турында сөйләргә карар иттек".

         Активистлар 300 дән артык георгий тасмалары һәм листовкалар тараттылар.

Тэги: Яшь Гвардия

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

22 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья Җир көне уңаеннан "Җир көне" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 нче апрель  көнне Сатыш "Кояшкай" балалар  бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте. Тревога тавышына балалар, бөтен эшчеләр, тиз арада җинелчә генә киенеп, запас чыгу  юлыннан урамга чыгып, куркынычсыз урынга тезелеп бастылар. Бу көнне балалар янгын, аннан саклану кагыйдәләрен һәм янгыннарны булдырмый калу чараларын яхшы итеп үзләштерделәр .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
апрель, 2022 ел
җомга

Сәнгать мәктәбеннән Кашапов Илүзәр  «Созвездие-Йолдызлык-2022»  фестивалендә 3 урын яулады!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г.,  яшь армиячеләр белән берлектә,  Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, ветеран укытучы  Яруллина Хәбирә Әсәт кызына, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Әскәрова Нәкыя Кадыйр кызына  Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм күчтәнәче тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International