Сәнгать мәктәбеннән Кашапов Илүзәр «Созвездие-Йолдызлык-2022» фестивалендә 3 урын яулады!

2022 елның 22 апреле, җомга

22 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2022" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбе вокал сыйныфы укучысы  Кашапов Илүзәр  (җитәкчесе Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы)  3 урын яулады. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз,ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары  үрләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International