Бүген радиодан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Заманалар үзгәрә, техник мөмкинлекләр арта бара. Элегрәк иң оператив мәгълүмат чарасы дип саналган радионы бүген тизарада мәгълүмат бирү буенча өстенек алган интернет чыганаклар алыштырса да, кеше барыбер радиодан аерылмый. Машинада барганда, эш арасында, ял иткәндә тыңлый, радио аша туганын бәйрәме белән котлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, яңа җырлар белән таныша, соңгы яңалыклар ишетә.
Бүген радио өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларыбызны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Халыкка якты нур бирүче, мәгънәле, чын татар радиолары күбрәк булсын иде.
Лекция - концерт "Владимир Коровицынның музыкаль әсәрләре буйлап".
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар
6 нчы май көнне Сабаның Закир Йосыпов урамында урнашкан 2 нче номерлы зиратында, якынлашып килүче 9 Май Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, сугыш ветераны каберләренә георгий тасмасы урнаштырылды. Биредә районның Бердәм Россия партиясе әгъзалары, Саба җирлек бүлегенең Яшь Гвардия һәм Юнармия активистлары катнаштылар. Алар ветераннарыбызның батырлыкларын искә алдылар, каберлекләрне тәртипкә китерделәр.
“Без аларны онытмаска тиешбез! Безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбызга зур рәхмәт, баш иябез!”,- дип фикерләре белән уртаклаштылар Яшь Гвардия әгъзалары.
Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
6 май көнне Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре олы сыйныф укучылары белән бергә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар һәм зиратта булдылар, дәһшәтле һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган бабаларыбызны искә төшерделәр. Бу җиңү бәһасез, чөнки җиңү яулаган һәм безгә тыныч күк бүләк иткән миллионлаган кешенең гомерен өзде. Зиратта сугыш ветеранының кызы каршы алды, ул безгә әтисе турында сөйләде, аның сугыш вакытында кулында мина өзелеп сугыштан ике кулсыз һәм сукырларча әйләнеп кайтты. Ул күз яшьләре белән безгә рәхмәт белдерде һәм Җирдә тынычлык теләде. Без барыбыз да тынычлыкны сакларга һәм авыр һәм куркыныч еллар турында истә тотарга һәм Җиңү өчен һәлак булган кешеләрне истә тотарга тиеш.
Региональ дәрәҗәдәге юл кырыйларында җәяүлеләргә куркынычсызлык тудыру максатыннан хәрдаим яңа эшләр башкарылып тора. Тимершык авылында заман таләпләренә туры китерелеп ООО «СПЕЦДОРСТРОЙ» оешмасы тарафыннан җәяүлеләр өчен яңа тротуар җәю эшләре башланды.
Бөек Җиңунең 77 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 18 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Баһманов Марат Мансур улы катнашты.
Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен Асия Барый кызы Зарипова белән очрашу оештырылды. Асия Барый кызы озак еллар бакчабызда тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Аның Төркиядә яшәп иҗат итүче кызы Зилә Рөстәм кызы Нәҗипова “Болан малае Олан” дигән әкият язып, китап итеп бастырып чыгарды. Асия Барый кызы балаларны Төркиядәге татар җанлы оныклары, әкиятнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балаларга очрашу бик ошады. Педагоглар коллективы кунагыбызга зур рәхмәтен җиткерде. Чит илдә яшәүче милләттәшебез, авылдашыбыз Зиләнең татар телен камил белүче балалар тәрбияләвенә соклануларын белдерделәр.