Бүген радиодан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Заманалар үзгәрә, техник мөмкинлекләр арта бара. Элегрәк иң оператив мәгълүмат чарасы дип саналган радионы бүген тизарада мәгълүмат бирү буенча өстенек алган интернет чыганаклар алыштырса да, кеше барыбер радиодан аерылмый. Машинада барганда, эш арасында, ял иткәндә тыңлый, радио аша туганын бәйрәме белән котлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, яңа җырлар белән таныша, соңгы яңалыклар ишетә.
Бүген радио өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларыбызны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Халыкка якты нур бирүче, мәгънәле, чын татар радиолары күбрәк булсын иде.