Лекция - концерт "Владимир Коровицынның музыкаль әсәрләре буйлап".

2022 елның 6 мае, җомга

6 май көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә « Владимир Коровицынның музыкаль әсәрләре буйлап»дигән концерт - лекция булып узды.Чараны фортепиано сыйныфы укытучысы Хафизова Ч. Ф. әзерләде.

Әлеге чараның максаты-гаҗәеп музыка дөньясы белән танышу, Новгород композиторы Владимир Виленович Коровицын иҗаты белән танышу. Укучыларның заманча музыка сәнгате турында белемнәрен киңәйтү. Музыка һәм гомуми мәдәнияткә кызыксыну, мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Заманча композиторлар мәктәбенең күренекле вәкиле белән танышу музыкаль күзаллауны формалаштыруга, балаларның иҗади карашын үстерүгә ярдәм итә. Чарага әзерлек барышында укучыларга кызыклы һәм үтемле булган образлы пьесалар сайлап алынды, аларның яшь үзенчәлекләре һәм сәләтләре исәпкә алынды. Әлеге чараны оештыруда икенче-җиденче сыйныф укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International