Тыл ветераннарын котлау

2022 елның 6 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Бүгенгесе көндә авыл җирлегендә 4 тыл ветераны тормыш итә, шуларның икесе Туктар авылында, ә калган икесе Килдебәк һәм Мәртен авылларында. Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н. “Сабэнергосервис” оешмасы җитәкчесе Яхин А.А белән бергә тыл ветераннарының хәлләрен белделә, ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннихановны һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның котлау открыткаларын тапшырдылар. Һәм, шулай ук, райондагы иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International