ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

  18 май көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Музейларда- халкымның үткәне" дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында укучыларга музейлар эшчәнлеге турында аңлатма бирелде һәм презентация күрсәтелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2022 елнын 23 маеннан 2022 елнын 10 июненә кадәр балалар ялы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү буенча «кайнар линия» эшли башлый.

24 нче май көнне Шәмәрдән лицеенда  соңгы кыңгырау чыңлады.   Чыгарылыш сыйныф укучыларына  имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!      

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау яңгырады. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлый. Аларга алда торган имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24 май көнне Эзмә мәдәният йортында "Сау бул мәктәп!"дип исемләнгән  Эзмә урта мәктәбе укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме узды. «Соңгы кыңгырау укучылар өчен традицион бәйрәмгә әверелде. Вакыт сизелми дә үтеп китә, беренче кыңгырау чылтырарга да өлгермәде, соңгысы да җитте. Соңгы кыңгырау укуны тәмамлаганнан соң йомгаклау сызыгын ясый һәм чыгарылыш имтиханнары, мәктәп практикасы уза башлауга әйләнә. Бәйрәм ахырында унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Һәр укучының күңелендә узган уку елы, мәктәп стеналарында узган шатлыклы мизгелләр моңсу үтә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

24
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 22 маенда Байлар Сабасында урнашкан олимп стадионында городки спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионатының ябылу тантанасы узды.

Игътибар! Иртәгә, 25 май көнне, Байлар Сабасы ш.т. б. ветеринария белгечләре йорт хайваннарына котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәчәкләр. Процедура бушлай. Сезнең йорт хайваннарыгызны актив тәкъдим итүегезне сорыйбыз.

      Бүген, 24 май көнне, мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау яңгырый. Бу уку елында мәктәпләрдә барлыгы 4005 бала белем һәм тәрбия алды. 144 укучы  11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл алачак. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 324.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

      Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны  һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз, мәктәпне, укытучыларны онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International