“ Сонгы кынгырау” бәйрәме. Мишә авыл җирлеге

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

2022 елның 24 маенда Мишә авыл җирлеге мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.

Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары тарафыннан мәктәп укытучыларына бик күп җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Бүген балалар барысына да үзләренең искиткеч иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар. Бүген елмаюлар, яраткан мәктәбе белән аерылышу, яңа ачышлар алдыннан шатлык, рәхмәт һәм игелек бүләк иттеләр.

 Алда чыгарылыш сыйныф укучыларының бик мөһим һәм җаваплы чоры. Аларга имтиханнарны лаеклы үтүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International