Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
4 июнь көнне 21 сәгатьтән. 5 июнь 09 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 5 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында чыгарылыш кичәсе.
Өч Нарат авылында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды
Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә көзге арыштан сенаж әзерләүгә керештеләр. Азык әзерләүдә 3 үзйөрешле чапкыч, 2 «Ягуар» комбайны , шулай ук 5 КамАЗ автомобиле җәлеп ителде. Ике механизатор- К-702 hәм Т 150 тракторында массаны тыгызлап таптап тора.
Җәйге каникуллар-балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм. Җәй башы, әмма, бу әле башы гына балалар каникуллары.
1 июнь-Балаларны яклау көне, балалар турында кайгыртырга, нәни кешенең проблемаларына игътибарлырак итәргә өнди торган балачак бәйрәме. 1 июнь көнне,бәйрәм уңаеннан, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сүлә авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Тылсымлы ил-балачак"дип исемләнгән концерт номерлары белән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар янына кунакка клоун килде, ул балалар белән уеннар уйнады, табышмаклар әйтте, төрле конкурслар үткәрде.Уеннар, конкурслар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңелле балалар дискотекасы белән тәмамланды.
Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбыз да беренче этапны узды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 2 нче “Теремок” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыгарылыш кичәсенә җыелдылар.Тантана бик күңелле үтте. Видео һәм фотога төшүләр, җырлар һәм биюләр белән. Чын олыларча! Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен. Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләре Әскарова Гөлназ Ильяс кызына һәм Фагмиева Гөлшат Фуат кызына саулык, түземлек теләп калабыз. Сау бул, балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә районда оештырылган бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар. Хезмәт көненнән соң күпләренең кичләре спорт залында тренировкаларда үтә. Ә ярышларга әзерлек, аларда катнашу шәхси тормышка бер дә комачауламый икән, югыйсә. Бүгенге яшь парлар – Радик белән Рузилә моның шулай икәнен исбатлап та бирделәр. Чөнки алар нәкъ менә волейбол ярышларында танышалар. Әлеге танышлыкның нәтиҗәсе – бүгенге матур туй көне.
Рузилә – Финанс – бюджет палатасы хезмәткәре. Әлбәттә, бүген коллектив яшь парларны туй көннәре белән тәбрикләде, озын бәхетле гомер юлы теләде.
Димәк, спорт белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәк! Чөнки спорт сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә шәхси тормышыңа үзгәрешләр дә кертергә мөмкин икән.
Сабантуй-матур һәм күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар, уеннар һәм массакүләм күңел ачуларсыз узмый. 1 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, Олы Шыңар урта мәктәбе белән берлектә балалар сабантуе оештырылды. Бәйрәм бүләкләр җыю һәм актив укучыларны бүләкләү белән башланып китте. Мәйданчыкта балалар өчен кызыклы конкурслар: капчык киеп йөгерү,чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, һәрберсе приз алды. Балалар Сабантуе бик матур узды, ул һәр елны балалар түземсезлек белән көтеп ала торган матур традициягә әверелде.
Балалар йортында махсус спорт мәйданчыгы бар. Җәй җитү белән балалар йортында тәрбияләнүчеләр иртәнге гимнастика, җиңел атлетика буенча дәресләр, төрле спорт уеннары уйныйлар.