Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында чыгарылыш кичәсе.

2022 елның 4 июне, шимбә

Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы укучылары  өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте.

3 июнь көнне Шәмәрдән авыл клубы сәхнәсендә  "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең Шәмәрдән филиалы чыгарылыш сыйныф укучыларына  таныклыклар тапшыру  һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы узды. Бу елда Шәмәрдән филиалын 16 укучы тәмамлады. Чара барышында район  чараларында актив катнашкан укучыларның ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да киләчәктә рәссамнар яки музыкантлар, биючеләр булмаса да, Саба балалар сәнгать мәктәбендә алар матурлыкны бәяләргә, аңларга һәм тоярга өйрәнделәр.

Хәерле юл сезгэ, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Безнең мәктәптә алган белемнәрегез һәм тәҗрибәгез сезгә тормышта кирәк булыр дип ышанабыз. Уку елына йомгак ясап, уку вакытында күрсәткән педагогик осталыклары өчен барлык укытучыларга, ата-аналарга  уку процессының авырлыгын аңлаулары өчен; укучыларга тырышып укыганнары  өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International