"Күрешкәнче"дигән чыгарылыш кичәсе булды.

2022 елның 3 июне, җомга

28 май көнне Курсабаш мәдәният йортының тамаша залында бәйрәм рухы хөкем сөрде. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең "Күрешкәнче"дигән чыгарылыш кичәсе булды. Бу-бала тормышында чын-чынлап беренче җитди вакыйга.Шуңа күрә һәр ата-ана бу бәйрәмне онытылмаслык итәргә тырыша. Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре дә балаларны бу көн белән котларга килделәр.Клуб хезмәткәрләре төрле күңелле конкурслар, уеннар, эстафеталар үткәрделәр, анда балалар үзләренең зирәклекләрен, зирәклеген, игътибар һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Чара бик күңелле, онытылмаслык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International