ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

Җәйге ялларны файдалы итеп уздыру максатыннан укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырыла. Эзмә урта мәктәбе каршында оештырылган ял лагерына йөрүче укучыларның 1 отряды  4 июнь көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клубына экскурсиягә килделәр. Китапханәгә язылу, китапны куллану кагыйдәләре белән танышканнан соң  укучыларга “Китаплар дөньясына сәяхәт” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә  “Халкым җәүһәрләре” дигән исем астында клуб фоесында фольклор сәгате уздырылды. Милли уеннар, йолалар  турында бай мәгълүмат җиткерелгәннән соң укучылар бик теләп  “Биш парлы”, “Гөлбану” “Йөзек  салыш” “Капкалы” уеннарын уйнадылар. Цифрлаштыру  елы уңаеннан куелаган күргәзмәгә дә күзәтү ясалды. Һәр экспонатны укучылар кызыксынып карадылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

   Һәр елны җәйнең беренче көнендә зур бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне-ул күңел ачу, көлү, җырлар, бүләкләр һәм күңел ачу. Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кояшкай» мәктәп лагере каршында балалар өчен «Ваемсыз балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә гаиләләргә бирелә торган өч төрле айлык пособие - тулы һәм аз керемле гаиләләргә,8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр арта.

4 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык авылларда Сабантуй бирнәсе җыелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

 

Татарстанда Пенсия фонды һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

 

Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабу эше бара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю үткәрелде. Авыл халкы, балалар әлеге чарада актив катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Җәйнең иң мавыктыргыч һәм экстремаль булган вакыйгасы - эндура буенча ярышлар Арташ авыл җирлегендә 4 июнь көнне булып үтте.


5
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

5 июнь  22 сәгатьтән 6 июнь 18 сәгатькә кадәр.

2022 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :

төнлә һәм иртән республика көнчыгышында томан;

- көндез, кыска вакытлы җил көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр .;

- көндез көчле яңгыр (Казаннан башка) көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International