Китаплар иленә сәяхәт

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Җәйге ялларны файдалы итеп уздыру максатыннан укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырыла. Эзмә урта мәктәбе каршында оештырылган ял лагерына йөрүче укучыларның 1 отряды  4 июнь көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клубына экскурсиягә килделәр. Китапханәгә язылу, китапны куллану кагыйдәләре белән танышканнан соң  укучыларга “Китаплар дөньясына сәяхәт” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә  “Халкым җәүһәрләре” дигән исем астында клуб фоесында фольклор сәгате уздырылды. Милли уеннар, йолалар  турында бай мәгълүмат җиткерелгәннән соң укучылар бик теләп  “Биш парлы”, “Гөлбану” “Йөзек  салыш” “Капкалы” уеннарын уйнадылар. Цифрлаштыру  елы уңаеннан куелаган күргәзмәгә дә күзәтү ясалды. Һәр экспонатны укучылар кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International