ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре бара.  Бәйрәмнең бер өлеше булып "Бирнә" җыю тора. Шәмәрдән авыл җирлеге предприятиеләре һәм оешмалары  бүләкләр җыюда актив катнашалар . Халык аларны шатланып каршы ала, бүләкләр өләшә һәм балаларны татлы ризыклар белән сыйлый.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

     Хөрмәтле Саба районы халкы һәм кунаклары! Сезне 11 июнь көнне Байлар Сабасында «Сабантуй» ат спорты комплексы биләмәсендә узачак "Сабантуй - 2022" бәйрәменә чакырабыз.

Су торбасы ремонтына бәйле рәвештә , 2022 елның 7 июнь көнендә Шәмәрдән авылының Нариманова урамында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклыр өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.

3 июньнән 5 июнгә кадәр Казан шәһәренең  “Патриот” үзәгендә  «Аҗаган-2022» республика күләмендә үтүче хәрби-спорт уены узды. Уен финалында зона этапларында 1 һәм 2 урыннарны алган командалар катнашты. Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе командасы  гомумкоманда зачетында 2 урынны яулады.

Тэги: Мәгариф идарәсе

6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бәйрәмгә кайбер кешеләр әлеге йолада катнашу өчен генә дә махсус кайта.

 

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

    Быелгы бирнә җыю чарасы Шекше авыл халкының күңелендә – бер матур хатирә булып озак сакланыр.Чөнки бу  матур бәйрәм  бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

   Бирнә җыю шимбә көнне , кичке якта башланды.ҖЧҖ “Игенче” хезмәткәрләре , авыл активистлары Шекше урамнарын уен-көлке, җыр-моңга күмде.Милли татар киемнәре киеп , авылның уңган хуҗабикәләренең  мул табыннар әзерләп кунакларны каршы алуы үзенчә бер зур бәйрәм төсе алды.

  Буыннан – буынга күчеп килгән  бу йола – бүгенге көннәрдәдә безнең тормышыбызның,  яшәешебезнең бизәге булып тора.

  4 июнь  көнне ҖЧҖ “Игенче”  хезмәткәрләре Алан-Елга авылында , авыл активистлары белән берлектә Сабантуй бәйрәменә  бирнә җыйды.

  Авыл халкының милли киемнәр киеп, хуҗабикәләрнең өстәлләр әзерләп, бәлеш, тәм-томнар белән каршы алуы , бәйрәмне тагында ямьләндерде.

  Бирнә җыю чарасы, бик югары дәрәҗәдә, озак еллар олысы-кечесенең күңелендә калырлык   итеп  оештырылган иде.

   Бәйрәмдә "Игенче"ҖЧҖ  хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре катнашты.Авыл урамнары гармун, баян моңнарына күмелде. Төрле уеннар оештырылып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларга мул табыннар, кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде.

2-4 июнь көннәрендә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча 2 төркем ярышлары узды. Ярышларда Арча, Буа, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай районнары командалары катнашты. Ярышларны ябу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә::
1 урын-Сарман муниципаль районы командасы,
2 урын-Саба муниципаль районы командасы,
3 урын-Арча муниципаль районы командасы.
Шул ук көннәрдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ирләр командалары арасында волейбол буенча 2 төркем ярышлары узды. Безнең ир-атлар командасы 3 урынны яулады. Чын күңелдән спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.

4 июньдә Линар Хәбиров җитәкчелегендәге мотоциклчылар командасы безнең "Тургай"приютында булды. Балалар бик канәгать калдылар. Аларга мотоциклларны карарга гына түгел,  утырып караргада  да мөмкинлек бирделәр. Ә соңыннан тәм-томнар белән сыйладылар.

Тэги: осз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International