2-4 июньдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча 2 төркем ярышлары узды. Ярышларда Арча, Буа, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай районнары командалары катнашты. Ярышларны ябу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә::
1 урын-Сарман муниципаль районы командасы,
2 урын-Саба муниципаль районы командасы,
3 урын-Арча муниципаль районы командасы.
Шул ук көннәрдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ирләр командалары арасында волейбол буенча 2 төркем ярышлары узды. Безнең ир-атлар командасы 3 урынны яулады. Чын күңелдән спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.