Быелгы бирнә җыю чарасы Шекше авыл халкының күңелендә – бер матур хатирә булып озак сакланыр.Чөнки бу матур бәйрәм бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Бирнә җыю шимбә көнне , кичке якта башланды.ҖЧҖ “Игенче” хезмәткәрләре , авыл активистлары, Шекше урамнарын уен-көлке, җыр-моңга күмде.Милли татар киемнәре кигән , авылның уңган хуҗабикәләре, мул табыннар әзерләп кунакларны каршы алуы узенчә бер зур бәйрәм төсе алды.