129 нчы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Янгын сүндерүче хезмәте иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе.

Алар һәрчак уяу һәм янгын вакытында иң беренче булып ярдәмгә килүче һөнәр ияләре. Килеп чыккан янгын вакытында зур осталык күрсәтәләр: кеше гомерен, сәламәтлеген, милкен саклап калалар.

Эзмә мәктәбе каршында эшләп килүче «Дуслык» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә тәрбияләнүче балалар Байлар Сабасында урнашкан 129 нчы янгын сүндерү бүлегендә профориентацион экскурсиядә булдылар.

Балалар янгын сүндерүче һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген кабат искәрттеләр. Бүлек хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен кызыклы экскурсия үткәрделәр:

-янгын сүндерү техникасын күрсәттеләр һәм аның максаты турында сөйләделәр;

-янгын сүндерүчеләрнең экипировкасын һәм җиһазларын күрсәттеләр;

-янгын сүндерү машинасының эшләү тәртибен аңлаттылар.

Бу очрашу бик кызыклы булды. Янгын сүндерү хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Янгыннар булмасын иде дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International