Сабантуй бәйрәме өчен бирнә җыю – борынгы Һәм иң матур йолаларның берсе

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

  Буыннан – буынга күчеп килгән  бу йола – бүгенге көннәрдәдә безнең тормышыбызның,  яшәешебезнең бизәге булып тора.

  4 июнь  көнне ҖЧҖ “Игенче”  хезмәткәрләре Алан-Елга авылында , авыл активистлары белән берлектә Сабантуй бәйрәменә  бирнә җыйды.

  Авыл халкының милли киемнәр киеп, хуҗабикәләрнең өстәлләр әзерләп, бәлеш, тәм-томнар белән каршы алуы , бәйрәмне тагында ямьләндерде.

  Бирнә җыю чарасы, бик югары дәрәҗәдә, озак еллар олысы-кечесенең күңелендә калырлык   итеп  оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International