ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2022 ел
җомга

Район балалар китапханәсендә көзге каникуллар дәвам итә.
Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан,  3 нче ноябрь көнне Саба гимназиясенең 4“А”, 4“Б”, 4“Д”, 5 “Д”  сыйныф укучылары өчен “Безнең уен” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “Күңел ачкычы”, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, “Милли ашлар”,  “Бию көйләре” һәм “Туган ягым Татарстан”. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Укучыларның көзге каникулларын файдалы уздыру максатыннан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар уздырыла.3 ноябрь көнне Эзмә урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Иләбәр авыл клубы һәм  китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Китапханә белән танышканнан соң укучылар белән берлектә “ Табигатне саклау үзебездән тора” дигән исем астында экологик сәгать узды.Чарада катнашучыларга экология темасына багышланган  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Укучылар чара барышында табигатьне өйрәнү темасына кирәкле  мәгълүмат  тупладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр.Чарада Саба районы баш экологы Билалов Ришат Мидехәт улы катнашып, укучыларга тирә – як табигатьне саклау максаты белән, чишмә – елгаларны чистартып торырга, агачлар утыртырга кирәклеге турында аңлатты.Укучыларның сорауларына тулы җаваплар бирде, истәлекле бүләкләр тапшырды.Чара тәмамлангач укучылар клуб мөдире оештырган хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

2022 елның 3-8 ноябрендә ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе уза. Акция Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта үткәрелә. VII Халыкара агарту акциясенең максаты -  илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү. Бу белем халыкларның милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрә. Әлеге акциягә район китапханәсе дә кушылды. Онлайн диктантта катнашу өчен www.miretno.ru рәсми сайттагы сорауларга җавап бирергә кирәк.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе

3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 3 нче ноябрендә "Байлар Сабасында биологик чистарту корылмасы төзелеше"объектында чираттагы киңәшмә һәм башкарылган эшләрне карау узды

2022 елның 31 октябреннән 4 ноябренә кадәр Саба районының 6-9 сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган көзге укулар кысаларында бүген, 3 ноябрьдә, Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә «ТатарХак»  циффрлы чишелешләр эшләү буенча конкурс узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шинар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Җырлап үткән җәй"театраль  тамашасын күрсәттеләр. Алар Кече Шинар мәдәният йортында, Яңа Мичән, Югары Симет, Сатыш, Оет авылларында чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Республикада газлаштыру потенциалы 18 меңнән артык йорт хуҗалыгын тәшкил итә. Росреестрда хәбәр итүләренчә, татарстанлыларга программада катнашу өчен милек хокукын рәсмиләштерергә кирәк.

3нче ноябрьдә террорга каршы өйрәнүләр үткәрелде. Полиция хезмәткәрләре Хәбибуллин Ф.Ф. һәм Закиров Р. Г. «Террорчылыкка каршы саклану» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Терроризм, терроризмны кисәтү, аннан саклану чараларына кагылышлы темалар күтәрелде.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

Саба муниципаль районы Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән җирле үзидарә башлыгы, депутат А. Ә. Гәрәев белән очрашу үткәрде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International