Республикада газлаштыру потенциалы 18 меңнән артык йорт хуҗалыгын тәшкил итә. Росреестрда хәбәр итүләренчә, татарстанлыларга программада катнашу өчен милек хокукын рәсмиләштерергә кирәк.
3нче ноябрьдә террорга каршы өйрәнүләр үткәрелде. Полиция хезмәткәрләре Хәбибуллин Ф.Ф. һәм Закиров Р. Г. «Террорчылыкка каршы саклану» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Терроризм, терроризмны кисәтү, аннан саклану чараларына кагылышлы темалар күтәрелде.
Саба муниципаль районы Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән җирле үзидарә башлыгы, депутат А. Ә. Гәрәев белән очрашу үткәрде.
Саба район балалар китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарада Арча районыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе начальнигы Касыймов Ленар Әдехәм улы, 1 категорияле белгече Зәйнуллина Ләйсән Рүзил кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең өлкән белгече Билалов Ришат Мидехәт улы катнаштылар. Уен 5 өлештән: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак” , “Табигать сынамышлары”, “Сөйләгәнне танып бел”, “Серле сандык” торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы “Экология” төшенчәсе белән таныштырды. Шулай ук, укучыларның әйләнә-тирәлекне, сулыкларны саклауга ничек өлеш кертә алулары турында да сөйләде. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен укучыларга истәлек бүләк белән бүләкләнделәр
Саба поликлиникасы УЗИ тикшеренүләре өчен яңа аппарат алды
Һәр заезд барышында ЛФК буенча инструктор Гатауллина Г.Ш. көн саен социаль хезмәтл алучылар белән иртәнге савыктыру гимнастикасы үткәрә.
Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча турнир дәвам итә.
2 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты каршындагы «Кыңгыраулар» музеена Казан кунаклары килеп киттеләр.
30 октябрь көнне Мичән төп белем бирү мәктәбенең 7 нче һәм 8нче сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә Казан шәһәренә сәяхәт ясадылар.