3нче ноябрьдә террорга каршы өйрәнүләр үткәрелде. Полиция хезмәткәрләре Хәбибуллин Ф.Ф. һәм Закиров Р. Г. «Террорчылыкка каршы саклану» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Терроризм, терроризмны кисәтү, аннан саклану чараларына кагылышлы темалар күтәрелде.
Балаларны «миналанган» бинадан эвакуацияләү буенча укыту күнегүләре уздырылды. Балаларны һәм хезмәткәрләрне бинадан чыгару оешкан төстә, эвакуацияләнүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, персоналның эвакуация вакытында эшләве турындагы инструкцияләр нигезендә башкарылды.