Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Саулык - зур байлык, спорт - сәламәтлек чыганагы" атналыгы уздырылды. Балаларга сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру максатыннан, балалар саф һавада чаңгыда шудылар. Чаңгыда шуу балаларга бик ошады.
Мамалай авылы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча семинар узды.
Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак"клубы әгъзаларының чираттагы утырышы узды. Сабирова Гүзәл мөселман яулыклары бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Ул яулыкны энәләрсез бәйләү ысуллары белән таныштырды, һәр хатын-кыз үзләштерә алган серләрне ачты.
27 нче гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 нче елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә ел саен әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уза. Бу ел да искәрмә булмады. Укучылар «Блокада икмәге» акциясендә актив катнаштылар.
Сатыш авыл китапханәсендә "Ш. Перро әкиятләре буенча" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарага китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда танылган француз әкиятчесе китаплары тәкъдим ителде. Укучылар язучының әкият геройлары белән бергә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.
Мамалай авыл клубында, Бигәнәй китапханәсе белән берлектә студентлар белән очрашу оештырылды. . Клубка узган еллардагы студентлар һәм студентлар җыелган иде.
27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тарихи сәгать, презентацияле чара, патриотик сәгать, видео-фильм карау кебек чаралар узды.
03 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Халыкларның бәйрәмнәре һәм традицияләре» дигән чара узды.
Быел Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды.