Быел Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды.

2023 елның 3 феврале, җомга

Быел Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды.Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә.Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягында булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара.Һәр урам һәм йорт зур корбаннар хисабына яулап алына.Әлге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре яшьләр белән берлектә “Сталинград сугышы онытылмый” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар.Чарада катнашучылар Сталинград сугышы турында бай мәгълүмат тупладылар.Китапханәче тарафыннан күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International