учреждениесе
27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тарихи сәгать, презентацияле чара, патриотик сәгать, видео-фильм карау кебек чаралар узды.
Урта төркемдә "200 көн һәм төн" презентациясе һәм "Бөек Сталинград" тарихи сәгате үтте. Максат: туган җиргә, Ватаныбызга, халкыбызның тарихи үткәненә патриотик хисләр тәрбияләү.
«Шәфкатьлелек» бүлегендә "Сталинград сугышы" патриотик сәгате үткәрелде. Чараның максаты: балаларны патриотик рухта тәрбияләү, балаларга Сталинградны саклаучыларның батырлыгы турында күзаллау бирү һәм кызыксынучанлык, күзәтчелек, игътибарлылык үстерү.
Кече төркемдә "Хәрби дан көне. Сталинград сугышы” дип исемләнгән әңгәмә узды. Әңгәмәнең максаты: балаларга патриотик һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен киңәйтү, үз халкы һәм аның тарихы өчен батырлык, горурлык хисләре тәрбияләү.
Актлар залында "Ялкынлы еллар истәлеге" дип исемләнгән видеофильм күрсәтелде. Максат: балаларны балаларны Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итү буенча Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштыру.