Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында үзара салым хисабына асфальт-бетон катлыклы чокыр ремонты башкарылды . Эшне «МДСУ -1» ҖЧҖ башкарды.
“Күрше” проекты кысаларында үтүче чаралар безнең Сабабызда да бик матур яңгыраш алды, райондашларыбыз, күршеләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әлеге чараның өченчесен 30 август - Татарстан Республикасы көне, шулай ук безнең Саба районы оешканга 95 ел тулуга да багышларга теләдек. Чөнки Татарстанда бик күп районнар бер-берсенә күрше булып яшәсә, районыбыз халкы исә шулай ук бердәм, дус, телебез һәм милләтебез сакчылары буларак матур яшиләр. Гаилә, милли традицияләрне саклау һәм килер буыннарга тапшыруга зур өлеш кертәләр. Шулай ук әлеге чара анда районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов үзе катнашу белән дә истәлекле.
Кунакларны район мәдәният йортлары каршында эшләүче ансамбльләр, курайчылар, гармунчылар каршы алды. Чараны проект җитәкчесе – Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева башлап җибәреп, ул барысын да әлеге проектның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Саба районы тарихы, аның кәсепләре турында мәгълүмат бирде. Параллель рәвештә мастер-класслар да барды, анда балалар Саба урман хуҗалыгы, Саба сувениры тарихы белән таныша, үз куллары белән әлеге савыт-сабаларны буяп, әзер сувенирларны исә истәлеккә алып та китә алдылар.
Киләсе тукталыш - «Йөзек салыш», «Биш почмак» кебек татар халкыбызның милли уеннары, район мәдәният йорты хореографы катнашында татар халык биюе буенча мастер-класс. Әлеге тукталышның максаты-татар сөйләмен тыңлап кабул итәргә һәм аңларга, аңлаешлы тематика, үзләштерелгән сүзләр чикләрендә татарча сөйләшергә өйрәтү. Балаларның кабул итү, игътибарны, хәтерне үстерү; милли уеннарның төрләре белән таныштырып, телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту.
Әлеге барлык чаралар исә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район клублар системасы хезмәткәрләре, районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Иң кызыклы һәм тәмле тукталыш - саф һавада милли ризыкларыбыз белән чәй эчү. Биредә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм бәйрәм кунаклары да милли ризыклардан авыз итә алды. Самовар чәе һәм мичтә пешкән коймаклар - бәйрәмнең матур бизәге һәм җылы, рәхәт урыны иде.
1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Тимершык урта мәктәбендә, "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернатында" һәм Миңгәр башлангыч мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.
1 сентябрь көнне Тимершык авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Мәсрүрә Йосыф кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
"Яшьлек" яшьләр үзәге 1 000 000 сумлык грант отты.
Татарстан Республикасы көне.
31 августта “Саба-Арена” спорт комплексында өстәл теннисы турниры узды. 24 ир-ат һәм 13 хатын-кыз ярышларда катнашты. Дусларча бәйрәм атмосферасында теннис өстәлләре өстендә ак яшеннәр дулкыны узды. Хатын-кызларның ялгыз разряды: пьедесталның өченче баскычында- Екатерина Ищенко. Галина Гороховатченк- икенчедэ. Динара Исмаилова якшәмбе лигасында җиңүне бәйрәм итте.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында (ОВЗ) өченче баскычиа дебютант Яна лей Сафарова. Икенчесе- Алсу Нигъмәтҗанова. Лиганың җиңүчесе/ Элина Шәйдуллина.
ИН2-шәхси номинациясендә лидер- Ләйсән Зарипова.
Ирләр арасында ялгыз разрядта Камил Вилданов һәм Тимерхан Габделхаков өченче урында. Мурат Ибраһимов икенчесендэ. Җиңүне Илфат Латыйпов бәйрәм итте.
ОВЗ разрядында, пьедесталның өченче баскычы Казан шәһәре кунагы Рәмис Миндияров артыннан булды. Владимир Богданов - икенчесе. Җиңүче дип Раил Галиәкбәров танылды.
Айдар Идрисов ИН2 спортчылары арасында җиңүне бәйрәм итте. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призлар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Турнирда катнашучылар ярышларны оештыручыларга һәм “Саба-Арена” спорт мәктәбе администрациясенә рәхмәт белдерәләр.
11, 13 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар арасында һәм 15, 17 һәм 19 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Ярышлар 20 августтан 28 августка кадәр Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге РСШОРда узды. Турнирда республиканың 23 шәһәр һәм районыннан 300 дән артык яшь спортчы катнашты. Турнирда җиңүчеләр һәм призерлар ТР шахмат федерациясеннән акчалата призлар, шулай ук Airway “ТехВент” ҖЧҖ һәм "Зов Разума" хәйрия фондының климат җиһазларын җитештерүче турнир партнерларыннан өстәмә призлар алдылар.
“Шахмат композициясе” категориясендә 11 яшькә кадәр кызлар арасында Мөхәммәтова Сафия 1 урынны яулады!
“Шахмат композициясе” категориясендә 11 яшькә кадәрге малайлар арасында Галимуллин Данияр 1 урынны яулады!
“Шахмат композициясе” категориясендә 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Батталова Аделина 2 урынны яулады!
“Саба-Арена” спорт мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Чираттагы сезон башланыр алдыннан өстәл теннисы бүлеге спортчылары ярышларда катнашты. 27 августтан 29 августка кадәр Казан шәһәрендә «Надежда Татарстана» узды, анда Йосыпов Раян, Исхаков Динар, Мөбәрәкҗанов Рәсүл, Маланин Тимур, Сафина Иделия һәм Әхмәтҗанова Алиана катнашты. Егетләребез яхшы уен күрсәттеләр, аның нәтиҗәләре буенча берничә бүләкне оттылар: Раян белән Алиана авыл районнары арасында беренче булдылар, Иделия пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.
1 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәм башында мәктәп директоры барлык укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады. Аннары сүз мәктәп укучыларына бирелде. Алар үзләренең бәйрәм концертын тәкъдим иттеләр.