"Яшьлек" яшьләр үзәге 1 000 000 сумлык грант отты.
Татарстан Республикасы районнарының яшьләр сәясәте һәм бюджет учреждениеләрендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар конкурсында "Яшьлек" яшьләр үзәге "Иңне иңгә" проекты белән җиңү яулады. Димәк, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган 2025 нче елда, әлеге проект кысаларында, районыбызда патриотизм темасына багышланган күп төрле чаралар узачак. Проектны тормышка ашырырга мөмкинлек биргән, Татартсан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановка, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәтебезне белдерәбез.