ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Мотоциклларда эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты Әлмәт шәһәрендә ябылды. Эндуро буенча Татарстан Республикасы чемпионаты кысаларында "Арташ Эндуро" командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте. "Юниорлар" категориясендә беренче урынны Гарипов Булат алды, өченче урынны Агләмҗанов Әмирхан алды. "Көмеш" категориясендә Сәләхиев Рәфис икенче булды. Чемпионатның биш этабында барлыгы 412 спортчы катнашты. "Арташ Эндуро" командасы алдынгы урыннарны яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Спортчыларга алга таба уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа казанышлар телибез.

Тэги: ОДМС

Шәмәрдәннең "Үсеш"лицеенда капиталь ремонт дәвам итә. 2025 елның 17 сентябренә ике уку блогын торгызу эшләре тәмамланган, бу укучылар һәм педагоглар өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Саба муниципаль районының Мичәнбаш авылында су агызу системасын булдыру буенча актив эш алып барыла. "МДСУ-1" ҖЧҖ белгечләре яңгыр суларын нәтиҗәле агызу өчен билгеләнгән яңгыр канаулары челтәрен эшләргә керештеләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Судомодельләштерү сезоны уңышлы ябылды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Без террорчылыкка каршы!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Тәҗрибә уртаклашу, аралашу, ачык дәресләрдә катнашу укытучыларның белемен камилләштерә, эш алымнарын баетырга ярдәм итә.

17 нче сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбендә районыбызның яшь мөгаллимнәре өчен “Заманча мәктәптә яшь укытучы эшчәнлеге: теориядан практикага” темасына семинар булып узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Онлайн-лекциягә тоташыгыз, 2025 елның 18 сентябрендә 10.00 сәгатьтә хроник обструктив үпкә авырулары, хроник бронхит, бронхиаль астма белән авыручы пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбе кысаларында дәрес булачак. зарарлы производстводагы эшчәнлек, әйләнә-тирә мохит пычранган территориядә яшәү)

Тэги: хастаханә

Электр линияләрен ремонтлау сәбәпле, 2025 елның 17 сентябрендә 08:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Дуслык, Новая урамнарында электр энергиясен сүндерү планлаштырыла.


16
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

 «Саба " ҖЧҖнең Мичән бригадасында бар куәткә бәрәңге уңышын җыю эшләре бара. Механизаторларыбыз бу уңышны югалтулврсыз башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

16 сентябрь көнне Эзмә мәктәбендә Саба муниципаль районы ОПОПның әйдәп баручы белгече А.Р. Исхакова белән "Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау", "71-ТРЗ номерлы Законны үтәү", "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү", "Шәхси куркынычсызлык", "Финанс мошенниклыгы", "Урлау", "Экстремизм һәм терроризм" темалары буенча профилактик әңгәмә үткәрелде

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International