Мотоциклларда эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты Әлмәт шәһәрендә ябылды. Эндуро буенча Татарстан Республикасы чемпионаты кысаларында "Арташ Эндуро" командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте. "Юниорлар" категориясендә беренче урынны Гарипов Булат алды, өченче урынны Агләмҗанов Әмирхан алды. "Көмеш" категориясендә Сәләхиев Рәфис икенче булды. Чемпионатның биш этабында барлыгы 412 спортчы катнашты. "Арташ Эндуро" командасы алдынгы урыннарны яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Спортчыларга алга таба уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа казанышлар телибез.