ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 18 сентябрь 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр  Зеленый, Г.Кутуй, Солтангали, К. Гали, Ш. Усман, К. Гали урамы тыкрыгы, Г. Башир урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Электр линияләрен ремонтлау сәбәпле 2025 елның 18 сентябрендә сәгать 08:00 дан 17:00 хәтле Совет(19-72 йортлар), Ленин (44-89 йортлар), Дуслык(18-56 йортлар) урамнарында электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. 

Байлар Сабасында «Яшьләр үзәге " бинасы төзелешенең барышын карау

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

"Чәчәкле Саба- 2025" конкурсына катнашып, Иәбәр “Умырзая” балалар бакчасы 1 нче урынга лаек булды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Тәҗрибә уртаклашу, аралашу, ачык дәресләрдә катнашу укытучыларның белемен камилләштерә, эш алымнарын баетырга ярдәм итә

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

 "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә, ике группага бүленеп, Шәмәрдәннең "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар, командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.

17 сентябрь көнне Лесхоз  картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар өстәл уены, шахмат уйнадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары, 17 сентябрь көнне Махсус хәрби операцияда катнашучыларга ярдәм йөзеннән "Көзге ярминкә" оештырдылар. Ярминкәдә укучылар һәм әти- әниләр көче белән әзерләнгән тәм- томнар сатылды. Шулай ук, сатуда чәчәк үсентеләре, орлыклар һәм көзге уңыш тәкъдим ителде. МХО  ярдәм  итәргә теләге булган кешеләр өчен махсус ящик та куелган иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегенә авылдашыбыз, шәхси эшмәкәр Шафиков Рифкат абый җитәкчелегендә Кукмара районыннан муллалар һәм мөслимәләр делегациясе килде. Аларны мәдәният хезмәткәрләре ипи-тоз белән авыл капкасы янында каршы алганнан соң, делегация Олы Кибәче авылы булачак урынга барды, иң  беренче авылга килеп урнашкан Юдәй каберлеген зиярәт кылдылар. Олы Кибәче авылы мәчетендә өйлә намазы укып, мичтә пешкән кайнар коймак һәм чәй белән сыйланганнан соң , Теләче районында урнашкан "Туган авыл" музей-комплексына юл тоттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләр депутатларын сайлаулар көне иде. Олы Кибәче авыл җирлегендә бу көнне 2 участок сайлау комиссиясе эшләде. Җирлек халкы сайлауларда актив катнашты. Сайлаучыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар. Шулай ук аларга браслетлар өләшенде. Сайлаучылар айфон һәм машина оту уенында катнашу өчен фотоларга төшеп аларны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International