ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.

"Саба-Арена спорт мәктәбе" хезмәткәрләренә ГТО билгеләре тапшырылды.
Спорт мәктәбе коллективы спорт чараларында актив катнаша, ГТО нормаларын тапшыру да искәрмә түгел. Сәламәтлек һәм спорт бүген барлык заманча Россия җәмгыятенең кыйммәтләр системасын формалаштыруда алдынгы урынны алып тора. "Саба-Арена спорт мәктәбе" хезмәткәрләре заман белән бергә атлыйлар һәм көн саен дәүләт тарафыннан гражданнар алдына куелган бурычларны тормышка ашырырга булышалар, сәламәт яшәү стилен сайлыйлар һәм тәрбияләнүчеләрне моңа этәрәләр.

Тест сынаулары йомгаклары буенча барлык хезмәткәрләр дә иң мактаулы - «хезмәткә һәм оборонага әзер» алтын билгеләренә ия булдылар

Аерымлык билгесенә ия булу өчен безнең ГТО сынау үзәгенә мөрәҗәгать итү җитә!

Тэги: ОДМС ГТО Саба

Сайлауларда катнашу

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

«ОНИКС» егетләре – "ЗамаКод Саба 2025" олимпиадасында

иң яхшылары!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

 « Байкиев К.С. исемендәге Икшурма кадет мәктәп-интернаты» командасы « Алга, Юнармия!» Республика хәрби-спорт ярышларында 2 урынны яулады!

КОТЛЫЙБЫЗ!

Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык авылында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

14 сентябрь көнне Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау көне иде. Югары Симет авыл җирлегендә бу көнне 2466 номерлы участок сайлау комиссиясе эшләде. Җирлек халкы сайлауларда актив катнашты. Шулай ук аларга браслетлар өләшенде. Сайлаучылар айфон һәм машина оту уенында катнашу өчен фотоларга төшеп аларны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Беренче килгән һәм беренче тапкыр тавыш биргән сайлаучыларга бүләкләр бирелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2025 елның 18 сентябрь 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр  Зеленый, Г.Кутуй, Солтангали, К. Гали, Ш. Усман, К. Гали урамы тыкрыгы, Г. Башир урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Электр линияләрен ремонтлау сәбәпле 2025 елның 18 сентябрендә сәгать 08:00 дан 17:00 хәтле Совет(19-72 йортлар), Ленин (44-89 йортлар), Дуслык(18-56 йортлар) урамнарында электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. 

Байлар Сабасында «Яшьләр үзәге " бинасы төзелешенең барышын карау

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International