17 нче сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбендә районыбызның яшь мөгаллимнәре өчен “Заманча мәктәптә яшь укытучы эшчәнлеге: теориядан практикага” темасына семинар булып узды. Семинар кысаларында укытучылар күмәк тренингта катнаштылар, Эзмә мәктәбе укытучылары тарафыннан куелган дәресләрдә тәрҗибә тупладылар. Соңрак районыбызның Республикакүләм “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулаган укытучылары тарафыннан мастер-класслар тәкъдим ителде. Район методик берләшмәсе методистлары тарафыннан уздырылган практикум да һәркемгә тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Семинарыбыз яшь укытучыларга яңа көчләр, илһам һәм белем чыганагы булган дип ышанасы килә.