Туктар авыл китапханәсендә авыл халкы белән, сулыш юллары авыруларын кисәтү турында әңгәмә үткәрелде.
8 майда балалар йорты директоры һәм тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә Корсабаш авыл җирлегендә узган митингта катнаштылар, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шулай ук сугышчылар хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салдылар. Митинг ахырында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту тантанасы узды.
8 май көнне Эзмә һәм Иләбәр авылларында узган Җиңү бәйрәменә багышланган митингта ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Зарипов А.З катнашты. Бәйрәм ике авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелескка венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.
Шекше авыл җирлегендә җиңү көненә багышланган митинг
Нарды уеннары буенча Казанда үткән Бөтенроссия ярышларында Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәре Сиринә Мөхәмәтова да катнашты һәм 2 урын яулап, җиңүгә иреште.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрелде. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң Мәдәният йортында «Җиңү җырлары яңгырый» дигән бәйрәм концерты булды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы ҖЧҖ ОКО Татэнергосбыт җитәкчесе Галимзянов Р.Х. халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Саба районы Лесхоз бистәсендэ яшәүче Ишмухаметова Наилә Гаптерауф кызына 2024 нче елның 08 нче маенда 95 яшь тула.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә агачлар утыртылды.
8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.