ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 май көнне Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск ачылу тантанасы булды. Обелискта 149 кешенең исеме мәңгеләштерелгән. Спонсор Гәрәев Рәдиф Рафиковичка рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә укучылар һәм әти-әниләр катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр,  бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен  якларга әзерлек эстафетасы. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе  ел саен барлыкка килгән традиция буенча «Георгий тасмаларын» тарата һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының кабер чардуганнарына беркетәләр. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

9 Май – Бөек Җиңү көне.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Жиңү парады!

Бәйрәм көннәрендә эш графигы.

Тэги: хастаханә

Туктар авыл китапханәсендә авыл халкы белән, сулыш юллары авыруларын кисәтү турында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: хастаханә

8 майда балалар йорты директоры һәм тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә Корсабаш авыл җирлегендә узган митингта катнаштылар, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шулай ук сугышчылар хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салдылар.  Митинг ахырында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту тантанасы узды.        

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

    8 май көнне  Эзмә һәм Иләбәр  авылларында узган  Җиңү бәйрәменә багышланган  митингта ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе  Зарипов А.З катнашты.  Бәйрәм  ике авылда  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелескка венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International