Югары Симет урта мәктәбе укучыларына авыл хуҗалыгы өлкәсендә экскурсияләр оештырылды. “Симет” һәм Чулпыч авылы кырыенда урнашкан “ПМК” хуҗалыкларында булып, эш тәртибе белән таныштылар, фермаларны, амбарларны карап чыктылар.
Балаларны саклау көне уңаеннан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур бәйрәм уздырылды. Укучылар төрле уеннарда катнашып, бик күп бүләкләр алдылар. Бәйрәм ахырында мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. уку елын гел бишкә генә тәмамлаган һәм актив укучыларны бүләкләп, грамоталар тапшырды.
Шәмәрдән авылында Балаларны яклау көненә багышланган күңелле стартлар узды.
«Защитники Отечества» фондының Татарстан филиалы һәм Хәрби госпиталь тарафыннан игълан ителгән «Мы рисуем для бойцов» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында Шәмәрдән авыл җирлегендә шәхси йортлар төзелеше башланды.
2024 елның 31 маенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында күптән көтелгән һәм искиткеч бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. 39 чибәр, өмет белән тулы егетләр һәм кызлар мәктәп тарихына үз битләрен язып, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алдылар.
31 май көнне Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, һәрберсе приз алды. Балалар Сабантуе бик матур узды, ул һәр елны балалар түземсезлек белән көтеп ала торган матур традициягә әверелде.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында балаларны яклау көненә багышлап үткәрелгән «Көрәш» буенча район ярышларында катнаштылар. Зиннатов Ильмир 30 кг авырлык категориясендә 2 урынны, Мингазов Бахтияр 40 кг авырлык категориясендә 3 урынны, 55 кг авырлык категориясендә Мубараков Самат 2 урынны һәм Сафин Булат 3 урынны, 35 кг авырлык категориясендә Зарипов Эмиль 4 урынны алдылар.