«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу.

2024 елның 31 мае, җомга
«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Урамда бала» дип исемләнгән танып белү чарасы узды. Чараның максаты: төрле ситуацияләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану буенча балаларның осталыгын ныгыту. Театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Балалар табышмаклар чиште, төрле уеннарда катнашты, кирәкле светофор төсләрен сайлады. ЮХИДИ инспекторы Мәҗитов Ф.З. җәйге каникуллар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде. Яхшы белемнәре һәм чарада активлыклары өчен хезмәткәрләр балаларга бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International