9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2024 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “Кыр батыры” исеме “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов Илназга , “Чәчү батыры” исеме Маликов Ниязга бирелде,ул тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды. Уеннар белән аралашып үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт та барды. Сабантуйның баш батыры исеменә Ахунҗанов Рифат Ришат улы лаек булды.
10 нчы июньдә, “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стенгазета чыгарылды.
Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы «Катыктан акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Быел анда йөздән артык кеше, төгәлрәк әйткәндә 102 уенчы катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3,4 урын алучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Гаилә елы кысаларында быел уенда күмәк рәвештә гаиләләрнең дә катнашуы кертелгән иде. Әлеге өлешендә дә, әлбәттә, җиңүчеләр билгеләнеп, тәбрикләнде. 1 урынга Байлар Сабасыннан Мөхәмәтовлар гаиләсе, 2 урынга шулай ук Байлар Сабасыннан Салиховлар, 3 урынга Сатыштан Мостафиннар гаиләсе лаек булды. Уенның шарты буенча, акча катыктан баш белән чумып алынды. Алга таба уен дәвам итеп, борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән тәмамланды. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.
9 июньдә Арташ авыл җирлегендә милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Арташ халкы һәм килгән кунаклар төрле милли һәм спорт ярышларында көч сынаштылар. Әхмәдуллин Рифат Сабантуйның абсолют батыры булды.
Олы Арташ ФАПы балаларга эссе җәйге һава торышында сак булырга кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Дөрес туклану һәм чисталык кагыйдәләре белән таныштырды.
9 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2024 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Тәфкил Шәйхетдинов калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
9 июнь көнне җирлегебездә шаулап – гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм елда күркәм гадәткә кергән иң тырыш , иң уңган хезмәтчәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. Мәйдан уртасына бүләкләр тапшыру өчен кыр батырлары, хезмәт алдынгылары чакырылды. Тантаналы өлештән соң мәдәни-спорт чаралары башланып китте. Быел көрәш батыры булып Югары Симет авылы егете Закиров Данис калды.
Түбән Шытсу авылында традицион халык бәйрәме-Сабантуй узды. Бу бәйрәм милли рухның чын энҗесе, тере бетмәс мәдәният чишмәсе һәм халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Чара артистлар чыгышы белән башланды. Ел саен бәйрәм флагын күтәрү өчен иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм чәчү алдынгылары чакырылды. Быел әлеге мактаулы хокукка "Батыр сева – 2024" Хәбибуллин Айнур лаек булды. Чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануы һәм авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән "Саба таңнары" газетасы мөхәррире Р.Г. Исмәгыйлев, җирлек башлыгы Б. М. Мәүлетов һәм "Шытсу" ширкәте директоры Ф. Ф. Галләмов котладылар. Югары Шытсу авылында яшәүче Илгиз Шәвәлиев милли көрәш буенча баш батыр булды.
Җирлегебез көрәшчеләре һәм ир-егетләр волейбол командасы район Сабантуенда уңышлы чыгыш ясадылар.
Хайретдинов Дилюс, 30кг 1 урын;
Фатихов Румиль, 43кг 2урын;
МиннуллинтШамиль, 50кг 2урын;
Ахмадуллин Инсаф, 60кг 4урын;
Шакиров Рузаль, 65кг 4 урын;
Ахмадуллин Булат, 70кг 1урын;
Ибрагимов Ильшат, св75кг, 2урын;
Закиров Данис, св115кг, 2урын;
Закиров Дилюс, 115кг, 2урын;
Ир-егетләр волейбол командасы, 1урын.