Сабантуй 2024

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында традицион халык бәйрәме-Сабантуй узды. Бу бәйрәм милли рухның чын энҗесе, тере бетмәс мәдәният чишмәсе һәм халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Чара артистлар чыгышы белән башланды. Ел саен бәйрәм флагын күтәрү өчен иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм чәчү алдынгылары чакырылды. Быел әлеге мактаулы хокукка "Батыр сева – 2024" Хәбибуллин Айнур лаек булды. Чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануы һәм авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән "Саба таңнары" газетасы мөхәррире Р.Г. Исмәгыйлев, җирлек башлыгы Б. М. Мәүлетов һәм "Шытсу" ширкәте директоры Ф. Ф. Галләмов котладылар. Югары Шытсу авылында яшәүче Илгиз Шәвәлиев милли көрәш буенча баш батыр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International