Югары Симет авыл җирлегендә Сабантуй

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

9 июнь көнне  җирлегебездә шаулап – гөрләп  Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм елда  күркәм гадәткә кергән  иң тырыш , иң уңган хезмәтчәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. Мәйдан уртасына   бүләкләр тапшыру өчен кыр батырлары, хезмәт алдынгылары чакырылды. Тантаналы өлештән соң мәдәни-спорт чаралары башланып китте. Быел көрәш батыры булып Югары Симет авылы егете Закиров Данис калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International