Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихи чорга кадәр барлыкка килгән. Формасы буенча алар шактый гади булып, кешеләрнең яки тереклекнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр.
Безнең милли бәйрәм Сабантуйны ат чабышысыз күз алдына китерү кыен, чөнки борынгы заманнардан ук татарларның тормышы, мәдәнияте атлар белән бәйле . Чабышларның Сабантуй программасының «кадагы» булуына гаҗәпләнәсе юк. Тамашачылар Сабантуйда ат чабышларын һәм җигелгән атлар парадын һәрвакыт зур түземсезлек белән көтә .8 июньдә Сабантуй бәйрәме кысаларында традицион ат чабышлары һәм атлар парады узды.Иштуган авыл җирлеге актив катнашты.
Сатыш авыл җирлеге территориясеннән җыелган коры агач калдыклары чыгарылды.
Татарстан Республикасы буенча «Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» Дәүләт программасының "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы торак пунктында 500 урынга исәпләнгән мәктәпкә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары төзелә.
16 июньдә Олы Арташ авылында Корбан бәйрәменә багышланган «Гает коймагы» дигән чара узды. Бәйрәмне хәзрәт Илдар Ралиф улы ачты. Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Килдебәк авылы янында " Первая башенная компания " акционер җәмгыяте кәрәзле элемтә манарасы урнаштырды
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы давыл турында кисәтә
Ел саен уздырыла торган «Улицы в лицах» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы номерлы районара яшьләр советы әгъзалары акциядә актив катнаштылар.
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2024 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәреләчәк.
Беренче чиратта, хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына йогынты ясаучы тискәре факторларны үз вакытында ачыклауга, аларның сәбәпләрен чаралар планнарын гамәлгә ашыру юлы белән бетерүгә юнәлдерелгән.
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү түбәндәге бәяләү критерийлары буенча үткәрелде:
- Оешма турында мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуы;
- Хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы;
- Инвалидлар өчен хезмәтләрнең куллана алырлык булуы;
- Оешма хезмәткәрләренең шәфкатьлелеге, ягымлылыгы;
- Хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгать булу.